Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елга минималь хезмәт хакы күләме билгеләнде

2020 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме 12 130 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының закон проектына сылтама белән, «Российская газета» хәбәр итә.

Бүген әлеге документны социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясенең эшче төркемендә караячаклар.

Гамәлдәге законнар нигезендә, минималь хезмәт хакы эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумына тигез булырга тиеш. Һәм ул шул рәвешле ел саен үзгәреп тора, шулай булгач, киләсе елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгели торган закон да ел саен кабул ителергә тиеш, диелә документның аңлатма язуында. Биредә моннан алдагы елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы нигез итеп алына.

Быел икенче кварталда яшәү минимумы 12 130 сум тәшкил иткәнлектән, 2020 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен дә шул дәрәҗәдә билгеләячәкләр.

Закон проекты Россия өч яклы комиссиясе тарафыннан хупланган очракта, Дәүләт Думасына тапшырылачак.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев