Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2024 елга Россиядә барлык төр транспортта биометрия кертеләчәк

Әлеге технология буенча пассажирлар траспортта түли һәм аэропортларда, вокзалларда тикшерү уза алачак.

2024 елга Россиянең барлык төр җәмәгать транспортында кешеләрне биометрия мәгълүматлары буенча тану системасы кертелә.

«Без 2024 елга Россиядәге барлык җәмәгать транспортында, паспорттагы кебек үк, биометрияне куллану мөмкинлеге кертергә җыенабыз. Йөзегезне сканлаштырып, бу кешенең сез икәнлеген беләчәкләр», — дип белдерде «Новое знание» марафонында профильле министрлык башлыгы Виталий Савельев. Бу хакта РИА Новости яза.

Мондый мөмкинлек турында Савельев әле апрель аенда ук сөйләгән иде. Июль аенда ведомство 2030 елга кадәр исәпләнелгән Цифрлы трансформация стратегиясен тәкъдим итте. Әлеге технология буенча пассажирлар транспортта түли һәм аэропортларда, вокзалларда тикшерү уза алачак дип күзаллый бу инициатива. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев