Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

23 февральдә казанлылар иске оекбашларын яңага алыштыра алачак

Татарстан башкаласында иске кием-салым җыю буенча акция уза.

23 февральдә казанлылар иске оекбашларын яңага алыштыра алачак. Бу көнне шәһәрдә иске кием-салым һәм капкачлар җыю буенча #ЭкологичныйЯгуар дигән акция уза. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Инициативалар картасы» проектының җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлеше җитәкчесе Айдар Зиннәтуллин хәбәр итте.

«Экология акциясе кысаларында - эшкәртү өчен кием-салым, урын-җир әйберләре һәм пластмассадан эшләнгән капкачлар җыячакбыз. Чара Казанның җиде районында узачак. Өч районда өч стационар пункт эшләячәк. Моннан тыш, районнар буенча йөреп, аларның һәркайсында бер сәгать дәвамында әйберләр җыячакбыз», - диде ул.

Экология акциясендә катнашучылар көтелмәгән бүләкләр дә алачак. Мисал өчен, бу көнне алар иске оекбашларын яңага алыштыра ала. 3 килограммнан артык әйбер алып килүчеләргә - кинога билет, ә балаларга тәм-томнар бүләк ителәчәк.

#ЭкологичныйЯгуар акциясе 23 февральдә түбәндәге адреслар буенча уза:
10.00-11.00 Киров районы, Петров паркы
11.15-12.15 Мәскәү районы, Урицкий паркы
12.30-13.30 Авиатөзелеш районы, Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексы янындагы Крылья Советов паркы
13.45-14.15 Яңа Савин районы, «Марьино озеро» экопаркы
14.30-15.30 Вахитов районы, Дзержинский урамы буенча Черек күл паркы янында
15.45-16.15 Совет районы, Патрис Лумумба урамы янындагы Хәрби комиссариат бинасы (Аэропорт урамы, 1) тирәсендә
16.30-17.30 Азино микрорайоны, Горки-Әмәт урманы парковкасы
17.45-18.15 Идел буе районы, Җиңү проспекты метро станциясе янындагы Дан скверы  

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев