Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

28 июньдә Сабага Универсиада уты киләчәк

48 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар уеннары символын шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды. XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары уты эстафетаның Россия этабында 26 нчы шәһәргә килеп җитте. Кичә Пенза халкы Универсиаданың төп символын каршы алды. Пензада ут эстафетасы Шәһәр яны вокзалыннан старт алып, шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап узды һәм...

48 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар уеннары символын шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды. XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары уты эстафетаның Россия этабында 26 нчы шәһәргә килеп җитте. Кичә Пенза халкы Универсиаданың төп символын каршы алды.

Пензада ут эстафетасы Шәһәр яны вокзалыннан старт алып, шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап узды һәм Ленин мәйданында тәмамланды. Универсиада уты касәсенә ут кабызу кульминация булды.

Универсиада утын алып бару хокукы иң яхшы студентларга, танылган спортчыларга бирелгән.

Универсиада уты эстафетасының Россия этабындагы алдагы шәһәр - Саратов, әлеге шәһәр халкы Бөтендөнья студентлар уенннары символын бүген каршы ала. Сабага Универсиада уты 28 июньдә киләчәк.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев