Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3 июль -Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннән-көн техника арткан, олысы-кечесе руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме – сез һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйсыз, йөртүчеләр, балалар  арасында профилактика эше алып барасыз. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен көчегезне кызганмыйсыз. Бары җаваплы, принципиаль кеше генә юлларда тәртип сакчысы була  ала. Юлларда  килеп чыгуы  ихтимал булган хаталар бәясе  бик  югары,  ул  кешеләрнең тормышы,  гомере  белән үлчәнә. Шуңа күрә сездән кагыйдә бозучыларга карата һәрчак килешмәүчәнлек күрсәтү сорала. Җәяүлеләр һәм транспорт чараларын  йөртүчеләр, пассажирлар иминлеге турында һәрчак зур җаваплылык белән  кайгыртырсыз дип ышанабыз. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, шулай  ук ЮХИДИ ветераннарына сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телибез.

Саба  муниципаль районы   Советы һәм башкарма  комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев