Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

4,5 меңнән артык бала «Созвездие-Йолдызлык-2015» фестиваленең финал этабында катнаша

13 апрель көнне «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык-2015» ХV Республика ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең суперфиналы ачылышы узды. 15 нче юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Ачылыш программасында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм...

13 апрель көнне «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык-2015» ХV Республика ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең суперфиналы ачылышы узды. 15 нче юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Ачылыш программасында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов һәм ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова катнашты.
Программа фестивальне гамәлгә куючыларны һәм кайчандыр җиңүчеләрне бүләкләүчеләрне хөрмәтләүдән башланды. "Яшь ТНВ" балалар һәм яшьләр каналы программалары мөхәррире, телетапшырулар алып баручы Резеда Хәсәнова, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы, «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр оешмасы арт-директоры Диана Сәфәрова һәм «Созвездие-Йолдызлык» сәләтле балаларга ярдәм күрсәтүнең яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Елена Перунова "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. ТР Яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләүче белгечләре Любовь Шишоева, Алла Семенова һәм ТР Яшьләр үзәге директоры урынбасары Виктория Шахрайга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Мактау грамоталары тапшырылды. Ә ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, "Дорога из города" бию студиясе җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаутдиновларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталарына ия булдылар.
Фестивальнең финал этабына ТР муниципаль районнарыннан, шулай ук Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск өлкәләреннән, Удмуртия һәм Мари Эл рспубликаларыннан, Мәскәүдән 4,5 меңнән артык бала килгән. Алар барысы да төрле шартларда юбилей фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре исеме өчен көрәшәчәк.
Сайлап алу турлары «Хореография», «Вокал» һәм «Конферанс» номинацияләрендә узачак һәм 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Жюри әгъзалары финал этапларында катнашучыларның җитәкчеләре һәм коллективлары белән "түгәрәк өстәл"ләр уздырачак. Бигрәк тә фестивальнең мәртәбәле кунаклары тарафыннан оештырыла торган мастер-класслар игътибарга лаек, дип белдерә оештыручылар.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев