7 нче ноябрьгә һава торышы
Яңалыклар

7 нче ноябрьгә һава торышы

Синоптиклар бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 8 ноябрь көнне, Татарстан һәм Казан буенча һава торышы шартлары бозылу көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә буран, көндез юеш кар һәм пыскак яңгыр көтелә. 15-17 метрга кадәр көчәючән җил, бозлавык һәм томан да фаразлана.

Синоптиклар күз күреме 500 метрга кадәр начарлану, бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.


Нет комментариев