Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

75 яшьлек әби-карчыкны авылдашы көчли язган

Әлеге хәл Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында була. Кич белән кунактан өенә кайтып баручы 75 яшьлек әби-карчыкка авылда яшәүче ир-ат ташлана: йөзенә газ сиптерә, карга егып сала һәм чишендерә башлый... Бәхетенә күрә, әлеге хәлне авылда яшәүче бер хатын-кыз күреп ала һәм әбигә ярдәмгә ашыга. Вакыйгаларның мондый борылыш алуын көтмәгән...

Әлеге хәл Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында була. Кич белән кунактан өенә кайтып баручы 75 яшьлек әби-карчыкка авылда яшәүче ир-ат ташлана: йөзенә газ сиптерә, карга егып сала һәм чишендерә башлый...
Бәхетенә күрә, әлеге хәлне авылда яшәүче бер хатын-кыз күреп ала һәм әбигә ярдәмгә ашыга. Вакыйгаларның мондый борылыш алуын көтмәгән җинаятьче табан ялтырату җаен карый.
Түбән Уратма авылында әлеге ир-атка моңа кадәр үк курку катыш шик белән караган булалар. Чөнки ул хөкемгә тартылган һәм төрмәдән әле сентябрь азагында гына кайткан була. Авыл кешеләре әйтүенчә, ул сабый баланы көчләп, төрмәгә эләккән булган. Авылга кайтып урнашканнан бирле беркая да эшләмәгән, еш кына эчү белән мавыккан.
Гаепләнүченең "көчләү" маддәсе буенча хөкем ителгән булуын тикшерүчеләр дә әйтә. Хәзер ул сак астына алынган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X