Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 августта–Гайдел- Фитыр

Ураза гаетен икенче төрле итеп әнә шулай дип тә атыйлар. Тагын 5 көннән изге Рамазан ае тәмамланган көнне бәйрәм итәчәкбез. Бу көнне һәр мөселман тәһарәтләнеп, бәйрәмчә киенеп, җәмәгать намазын укыр өчен мәчеткә барырга тиеш. Саба җәмигъ мәчете имамлыгында хәбәр итүләренчә, быел ураза гаетенә мәчеткә җыелу вакыты иртәнге намазга азан әйтү...

Ураза гаетен икенче төрле итеп әнә шулай дип тә атыйлар. Тагын 5 көннән изге Рамазан ае тәмамланган көнне бәйрәм итәчәкбез. Бу көнне һәр мөселман тәһарәтләнеп, бәйрәмчә киенеп, җәмәгать намазын укыр өчен мәчеткә барырга тиеш. Саба җәмигъ мәчете имамлыгында хәбәр итүләренчә, быел ураза гаетенә мәчеткә җыелу вакыты иртәнге намазга азан әйтү белән, ягъни 3 сәгать 30 минутта. Аннан соң Коръән тыңлау, бәйрәм вәгазе, әрвахларга дога кылу була. Гает намазы 5 сәгать 30 минутта башлана, якынча 6.00 сәгатьтә тәмамлана. Мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирү көннәре дә башланды. Фарыз сәдаканы (фитыр) шулай ук Саба мәчетенә куелган махсус әрҗәгә дә салырга мөмкин. Алар мохтаҗларга тапшырылачак. Ураза бәйрәмендә әти-әниләрнең, авыруларның хәлен белү, аларга бүләк-күчтәнәч тарату, шулай ук мәрхүмнәрне зиярәт кылу хуплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза

2
X