Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 Май көне Уфада күп еллар дәвамында беренче тапкыр зур хәрби парад узачак

Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби техниканы Мәскәү өлкәсендә уникаль «Техника музее»н оештырган Вадим Задорожный тәкъдим итәчәк.

9 Май көнне Уфаның Октябрь проспектында күп еллар дәвамында беренче тапкыр сугышчан техника һәм хәрбиләр катнашында масштабы ягыннан тиңдәше булмаган парад узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби техниканы Мәскәү өлкәсендә уникаль «Техника музее»н оештырган Вадим Задорожный тәкъдим итәчәк. Красногорскидан китерелгән техникадан тыш, Башкортстан хәрби бүлекчәләре дә үз техникасын күрсәтәчәк.

Чарада шулай ук хәрби бүлекчәләр, көч структуралары вәкилләре, хәрби уку йортларында белем алучылар да катнашачак. Парад урамнарда урнаштырылган экраннар аша трансляцияләнәчәк.

Уфада яшәүчеләр хәрби һәм ретро-техника белән (алар арасында Артур Насыйров коллекциясендәге автомобильләр дә бар) күргәзмәдә якыннанрак таныша алачак. Ул 8 майда Ленин исемендәге мәйданда ачыла һәм ике көн дәвам итәчәк. Җиңү паркында ПСК-6 ретро-гаражы үз техникасын тәкъдим итәчәк.

Фото: bashinform.ru/Олег Яровиков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев