Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Адмирал” сәүдә йорты җимерекләре астында 15 кеше калган булырга мөмкин

Иртән җимерелгән конструкция тикшерелә башлый. Казанның Киров районында "Адмирал" сәүдә йорты җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләренә сылтама белән. "Алар хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә чыкмаган үзәктә эшләүчеләр", - дип белдерә...

Иртән җимерелгән конструкция тикшерелә башлый.

Казанның Киров районында "Адмирал" сәүдә йорты җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләренә сылтама белән.
"Алар хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә чыкмаган үзәктә эшләүчеләр", - дип белдерә аның сүзләрен ТАСС.
Якынча мәгълүматларга караганда, янгын электр үткәргече төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан. "Сәүдә үзәге сак хезмәткәре төтен чыгуын күреп алган, утны үз көче белән сүндермәкче булган, әмма булдыра алмаган", - дип белдерде агентлыкка Паньшин.
"Иртәнге оератив киңәшмәдән соң җимерекләрне тикшерә башлыйбыз, Казанга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Самара һәм Түбән Новгородтан өстәмә бүлекчәләре киләчәк", - дип ачыклык кертте Паньшин. Аның сүзләренә караганда, бинаны торгызу мөмкин түгел, чөнки сәүдә үзәгенең күтәреп торучы конструкцияләре 12 градуска кыегайган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев