Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Адмирал" янгыннан соң [+фото, видео]

Кичә Казанда дөрләгән ялкын һәлакәте беркемне дә битараф калдырмады. "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан соң бүген фаҗига урынында коткаручылар эшли. Шаһитләр сөйләвенчә, ут сәүдә үзәгендә урнашкан кафе яныннан башланган. Аннары бөтен бинаны колачлап ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сәбәпләрен болай аңлата: кафе сакчысы электр чыбыгының төтенләп торуын күреп ала....



Кичә Казанда дөрләгән ялкын һәлакәте беркемне дә битараф калдырмады. "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан соң бүген фаҗига урынында коткаручылар эшли.

Шаһитләр сөйләвенчә, ут сәүдә үзәгендә урнашкан кафе яныннан башланган. Аннары бөтен бинаны колачлап ала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сәбәпләрен болай аңлата: кафе сакчысы электр чыбыгының төтенләп торуын күреп ала. Шулай да янгын сүндерүчеләргә хәбәр итүне кирәк тапмый, үзе генә сүндермәкче була. Бары тик күпмедер вакыт үткәч кенә, үзе генә сүндерә алмаячагын аңлагач, ярдәм чакыра. Бу вакытта бөтен ишекләр ачык була, һава агымы нәтиҗәсендә ут көчәйгәннән көчәя һәм сәүдә үзгенең төп бинасына күчә.

Бүген иртән янгын урынына Самара һәм Түбән Новгородтан да коткаручылар килде. Фаҗигадән соң коткару эшләрендә катнашучыларның саны 1000гә җитте. Алар сменалап эшләп, харәбәләрне җыештыру белән шөгыльләнәчәк.

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев