Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Адмирал" януның төп версияләре

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын буенча РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе 2нче частендә ("Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу" ) күздә тотылган җинаять билгеләре буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Гадәттән тыш хәлнең төп версияләре арасында: парфюмерия...

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын буенча РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе 2нче частендә ("Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу" ) күздә тотылган җинаять билгеләре буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Гадәттән тыш хәлнең төп версияләре арасында: парфюмерия сату ноктасында кыска ялганыш аркасында ут кабу; Казанның башка сәүдә комплексларындагы көндәшләренең ут төртүе аркасында янгын чыгу; ут белән саксыз эш итү: үтәү буенча җаваплы кешеләр тарафыннан кылынган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм вазифаи затларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве, шулай ук сәүдә эшчәнлеге башкару өчен яраксыз бинадан файдалану карала, дип хәбәр ителгән Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе сайтында.

Искәртеп узабыз: хәзерге вакытка янгын һәм җимерелү аркасында 14 кеше һәлак булу билгеле, 13 зыян күрүче Казан хастаханәләрендә стационар дәвалануда.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев