Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агрохимия үзәге ашлама күләмен ачыклый торган программаны кулланылышка керткән

Программа 38 авыл хуҗалыгы культурасына исәпләнгән.

Татарстан агрохимия хезмәте үзәге туфракка күпме ашлама кирәклеген ачыкларга мөмкинлек бирә торган яңа программаны кулланылышка керткән. Үзәк директоры Әнәс Локманов “Татар-информ” хәбәрчесенә бу программа уңыштан өстәмә керем алуны бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип белдерде.

“Кеше кайсы басуда нинди авыл хуҗалыгы культурасын үстереп, аннан күпме уңыш алырга тели, шушы мәгълүматны кертә. Компьютер программасы, шушыларны исәпкә алып, күпме макро-микроэлементлы ашлама кулланырга кирәклекне исәпләп чыгара”, - диде Әнәс Локманов.

Аның сүзләренчә, бу программа 38 авыл хуҗалыгы культурасына исәпләнгән. Программага узган ел макроэлементлар гына кергән булган. Быел исә микроэлементларны да өстәгәннәр.

Әнәс Локманов әйтүенчә, бу яңалык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә күпме ашлама кирәклеген ачыклау өчен срокларны киметергә мөмкинлек бирә. Бу программаны инде 50ләп авыл хуҗалыгы оешмасы сынап караган.

  • “Татарстанның агрохимия хезмәте үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе – терлек азыгын, авыл хуҗалыгы продукциясен, туфракны һәм агрохимикатларны тикшерә торган предприятие.

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев