Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агымдагы елда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт күләме бер сыерга 5020 кг тәшкил итәчәк

2015 елда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт күләме бер сыерга уртача 5020 кг тәшкил итәр дип көтелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын...

2015 елда авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт күләме бер сыерга уртача 5020 кг тәшкил итәр дип көтелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин һ.б. катнашты.

Марат Әхмәтов 2015 елның 8 аенда терлекчелек тармагында эш нәтиҗәләре һәм фаразлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, терлекчелек тармагында уңай динамиканы саклау мөмкин булды.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, агымдагы елда 8 айда ТР авыл хуҗалыгы берләшмәләре буенча сөт күләме 804,9 мең тонна тәшкил иткән, 731,5 мең тонна сөт сатылган. 2015 елда 8 айда 585,2 млн данә йомырка җитештерелгән.

Агымдагы елның 8 аенда 238,2 мең тонна ит җитештерелгән, аның 61,9 мең тоннасы - мөгезле эре терлек ите, 54,7 мең тонна - дуңгыз ите, 119,9 мең тонна - кош ите.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, шулай ук, терлек баш саны арткан районнар турында да белдерде. Аннары ул 1 сентябрьгә республика буенча авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә мөгезле эре терлекнең баш саны турында сөйләде. Әлеге төр терлекнең баш саны 746,7 мең баш тәшкил итә, сыерлар - 245,7 мең баш, дуңгызлар - 440,2 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр - 54,2 мең баш, кошлар - 13,2 млн баш.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, шулай ук, 12 сентябрь мәгълүматлары буенча республика кырларында бөртекле культуралар уңышын җыеп алу барышы турында сөйләде. Шулай итеп, 1,5 млн га ашлык суктырылган яки бөртекле культуралар биләгән мәйданның 96 проценты. Республика буенча гектарыннан 21,4 центнер уңыш чыкканда, 3,2 млн ашлык суктырылган. Зәй районы (бер гектардан уңыш - 27 ц), Нурлат (20,2 ц/га), Апас (25 ц/га), Әтнә (35,8 ц/га), Әлки (19,3 ц/га), дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X