Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс» җиңде: Данис Зарипов бер айдан артык тәнәфестән соң бозга чыкты

Көнчыгыш конференциясе финалының «Ак Барс» — «Авангард» сериясе исәбе — 1:2.

Кичә Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе финалының өченче уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды.

Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә ике җиңү, «Ак Барс»ныкында бер.
Кичәнге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бозга чыкты. Ул соңгы тапкыр 23 февраль көнне узган уенда катнашкан иде. Шулай ук Казан командасы капкачысын алмаштырды, төп капкачы вазифасын Тимур Билалов үтәде.

Беренче период. Уенның икенче минутында ук сакчы Роман Рукавишников «Авангард» капкасына алка кертте (0:1). Сигезенче минутта Дмитрий Воронков «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (0:2)

Икенче период. Уналтынчы минутта «Авангард» һөҗүмчесе Клим Костин гол кертте (1:2).

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Авангард»

 Грубец (Бобков);
Костин — Найт — Буше, Шәрипҗанов — Покка;
Ковальчук — Зернов — Толчинский, Чистяков — Каски;
Чинахов — Семёнов — Хохлачёв, Готовец — Береглазов;
Комаров — Каблуков — Дедунов (Потапов), Гончаров.
 «Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Доус — Да Коста — Тихонов, Мёрфи — Яруллин;
Воронков — Галимов — Зарипов, Педан — Хенкель;
Галиев — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, (Сафонов), Лямкин.

«Ак Барс» һәм «Авангард» киләсе уенны Балашихада 9 апрель көнне үткәрәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев