Аккош күл янында "Нарат" кафесы янган [+фото-видео]
Ялкын бинаны санаулы минут эчләрендә көлгә очырган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Янгын вакытында сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк, диелә.
Казанда Аккош күле янында "Нарат" кафесы янган. Гадәттән тыш хәл иртән - 3:26 сәгатьтә чыккан. Янгын белән көрәшергә 53 кеше һәм 20 берәмлек техника җәлеп ителгән. Ялкын 600 квадрат метр мәйданны камап алган. Янгын тулысынча 5:12 сәгатьтә сүндерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев