Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар закон нигезендә 35,6 миллиард сум гына алырга тиеш

Быел илебездә транспорт чаралары хуҗаларына мәҗбүри иминиятләштерү бәяләре тагын артты. Матбугатта түбәндәге саннар игълан ителде. Үткән елда иминиятләштерү кампанияләре йөртүчеләрдән 150,9 миллиард сум акча җыйган, шуның 90,3 миллиард сумы иминиятләштерү буенча хәвеф-хәтәргә дучар булган йөртүчеләргә түләнгән. Ә калган 60,6 миллиард сумын иминиятләштерүчеләр үзләренә алган. Алар закон нигезендә 35,6 миллиард сум...

Быел илебездә транспорт чаралары хуҗаларына мәҗбүри иминиятләштерү бәяләре тагын артты. Матбугатта түбәндәге саннар игълан ителде. Үткән елда иминиятләштерү кампанияләре йөртүчеләрдән 150,9 миллиард сум акча җыйган, шуның 90,3 миллиард сумы иминиятләштерү буенча хәвеф-хәтәргә дучар булган йөртүчеләргә түләнгән. Ә калган 60,6 миллиард сумын иминиятләштерүчеләр үзләренә алган. Алар закон нигезендә 35,6 миллиард сум гына алырга тиеш булганнар икән… Димәк, быел тагын да күбрәк акча үзләштерәчәкләр. Әлбәттә, транспорт чараларын иминиятләштерү кирәк. Тик ул гадел булырга тиеш.

Бүгенге көндә шәһәр-авылларда автобус маршрутлары кыскартылды яки бөтенләй бетерелде. Ә халыкка яшәргә кирәк, юлда еш булырга туры килә аларга. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең шактыенда, иске булса да, транспорт чаралары бар. Күпчелеге очын-очка ялгап яшәсә дә, транспортсыз кала алмый. Ә яңа тәртип буенча алар күп меңләгән сумманы каян алырга тиеш?! Безнең югарыдагы түрәләр, демократик илдә яшибез, дип лаф оралар. Әмма үз халкы фикерен тыңлаучы гына юк. Мисал өчен, кем ел дәвамында авария ясамый, иминиятләштерү буенча түләнгән акчасының бер өлешен кире кайтарырга була. Алай булса, иманым камил, юлдагы хәвеф-хәтәрләр дә кимер иде (гомер буена авария ясамаган йөртүчеләр дә күп бит).

Илебезнең дөнья күләмендә абруе булуын аның һәр гражданы телидер. Әмма түрәләрнең үз халкына каршы икътисади яктан да төрледән-төрле чаралар белән көрәшүе илебездә генә түгел, чит илләрдә дә абруй өстәмидер шул.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН.

Менделеев районы, Ижау авылы.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев