Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевск районында булган юл һәлакәтендә пассажир ханым зыян күрә

Юл һәлакәте Биләр – Нурлат трассасының 8нче чакрымында килеп чыга.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Алексеевск районында чит ил машинасы юл читенә төшеп каплану нәтиҗәсендә 59 яшьлек пассажир ханым зыян күрә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә иртән 112 ашыгыч хезмәтен чакыру бердәм номерына Биләр – Нурлат трассасының 8нче чакрымында «Рено Логан» автомобиленең идарәсен югалтып юл читенә төшеп каплануы хакында хәбәр килә.

Авария булган урында Биләр авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар, полиция хезмәткәрләре һәм 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре эшли.

Һәлакәт аркасында төрле тән җәрәхәтләре алган пассажир ханым хастаханәгә озатыла.

Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчене машинадан чыгара, транспорт чарасын көпчәкләренә бастыра һәм двигательгә ут капмасын өчен аккумуляторны өзә.

 

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев