Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алкоголь продукциясе сату нокталарын мәктәпләрдән ераграк урнаштырачаклар

5 декабрьдә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булды. Видеоконференция режимында барган утырышта балаларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина чыгыш ясап, балигъ булмаганнар өчен социаль приютлар һәм социаль тернәкләндерү үзәкләрендәге тикшерүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Аларның күбесендә санитария таләпләренең үтәлмәвенә басым...

5 декабрьдә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булды. Видеоконференция режимында барган утырышта балаларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина чыгыш ясап, балигъ булмаганнар өчен социаль приютлар һәм социаль тернәкләндерү үзәкләрендәге тикшерүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Аларның күбесендә санитария таләпләренең үтәлмәвенә басым ясады.

Шулай ук балигъ булмаганнар арасында эчкечелек мәсьәләсенең кискенләшүе, спиртлы эчемлекләр белән агулану очракларының артуы хакында "Роспотребнадзор"ның республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов җиткерде. Ул алкоголь продукциясе сату нокталарын мәктәпләрдән мөмкин кадәр ераграк урнаштыру мәсьәләсен яңадан ныклап карау зарурлыгына басым ясады. Алкоголь белән агуланучылар арасында балигъ булмаган кыз балалар булуы - хафага сала торган күренеш. Яр Чаллы муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов алкоголь продукциясен сатуга кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертү мөһимлегенә, 21 яшькә кадәр сатуны тыю турында тәкъдим белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев