Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана ярты ел буе бала пособиесе алмаган

Гаиләдә бала үстерү, тәрбияләү - бик җаваплы, шактый күп чыгымнар сорый торган вазифа. Ана дәүләт тарафыннан яклана, матди яктан тәэмин ителә. "Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында"гы Россия Федерациясе Закон нигезендә бала караган өчен пособиеләр түләү социаль иминият фонды аша гамәлгә ашырыла. Пособие алуга ата-аналар, аларның башка туганнары, баланы фактта...

Гаиләдә бала үстерү, тәрбияләү - бик җаваплы, шактый күп чыгымнар сорый торган вазифа. Ана дәүләт тарафыннан яклана, матди яктан тәэмин ителә. "Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында"гы Россия Федерациясе Закон нигезендә бала караган өчен пособиеләр түләү социаль иминият фонды аша гамәлгә ашырыла. Пособие алуга ата-аналар, аларның башка туганнары, баланы фактта караучы опекуннар, баланы отпуск алып караучылар хокуклы. Аларга беренче баланы караган өчен бирелә торган пособиенең минималь күләме 2576,63 сумнан ким булмаска тиеш. Әмма кайбер оешмалар зур булмаган шул сумманы да түләми. Район прокуратурасы эшче Иштукованың мөрәҗәгате нигезендә җаваплылыгы чикләнгән "Шәмәрдән промкомбинаты" җәмгыятендә үткәргән тикшерү дә шуны күрсәтте. Законда каралганча, йөклелек вакытында һәм бала тапкач бирелә торган пособие ананың ике календарь елдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Әгәр килеп чыккан уртача айлык хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан ким икән, бала караган өчен бирелә торган пособие шул минималь хезмәт хакына тигез итеп алына.

Иштуковага 2014 елның апрель-сентябрь айлары барысы 15459,7 сум пособие түләнмәгән булып чыкты. Нәтиҗәдә прокуратура әлеге сумманы промкомбинаттан ана файдасына эзләп алуны сорап судка гариза бирде.

Ләйсән Гаффарова, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев