Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аның тилмерүен күреп, ничек яшәргә

Чаллы шәһәрендә яшәүче тугыз айлык Ләйләгә ярдәм кирәк. Дилшат белән Айсылуның көтеп алган беренче сабые ул Ләйлә. "Авырлы вакытта бар да яхшы иде. Табиблар кушканны тыңладым, һәрдаим тикшерелеп тордым, УЗИ нәтиҗәләре дә әйбәт иде. Тик бала табар вакыт җиткәч, шактый тилмерергә туры килде", - дип сөйли Айсылу. - Бала тудыру...

Чаллы шәһәрендә яшәүче тугыз айлык Ләйләгә ярдәм кирәк. Дилшат белән Айсылуның көтеп алган беренче сабые ул Ләйлә. "Авырлы вакытта бар да яхшы иде. Табиблар кушканны тыңладым, һәрдаим тикшерелеп тордым, УЗИ нәтиҗәләре дә әйбәт иде. Тик бала табар вакыт җиткәч, шактый тилмерергә туры килде", - дип сөйли Айсылу.
- Бала тудыру йортында 12 сәгатьтән артык авырдым. Суым китеп, балам корыга калган иде. Андагы авыр хәлемне әйтеп аңлатырлык түгел. Табиблардан: "Кесарь кисүе ясагызчы", - дип тә сорап карадым. Тик мине ишетүче булмады. Ана күңеле сизенә бит ул. Шул вакытта ук балама зыян килер төсле иде. Нәкъ шулай булды да - Ләйлә туганда бик күп җәрәхәтләр алды. Яныма китереп салгач та күзләрен ачмады, - дип искә ала Айсылу. - Моңа бик борчылдым. Шуннан соң, табиблар баланың күзләренә кан сауганны күреп алдылар. Ике көннән Ләйләне реанимациягә күчерделәр. Башын да тикшерделәр, бар да әйбәт иде. Сәламәтлеге яхшыргач, өйгә кайтардылар. Тик балага ике ай тулгач, өянәкләр башланды. Ул өскә карый да катып кала. Бернинди реакциясе дә юк. Кайчак күзләре кылыйлана иде. Табибларны аптыратып бетердем. Казанга кадәр барып җиттек. Анда да баш миенә зыян килмәгән, диделәр. Әмма "Веста синдромы" дигән диагноз куйдылар.
Мондый диагноз куелган балада бик көчле өянәкләр күзәтелә. Ләйлә белән андый авыр хәлләр көненә 10-15 мәртәбә була. Кызчык бик каты куырыла да авыртудан кычкырып елый, ди әнисе. Ә аннары озак вакытка йоклап китә икән. "Балабызның интеккәнен күреп яшәү бик тә авыр. Сабыйга ничек тә ярдәм итәсе иде. Танышларыбыз аша Германиядәге бер клиниканы белештек. Алар анда барып, биш яшьлек кызларын аякка бастырган. Без дә Ләйләнең авыру тарихын чит ил табибларына җибәрдек. Сентябрь аена кадәр 2 миллион да 100 мең сум акча җыярга кирәк. Бу акчаны барлык туганнарыбыз, әти-әниләребез, дусларыбыз ярдәме белән җыябыз. Болай булыр дип уйлап та карамадык. Җыйган акчабыз да юк. Фатирыбыз да кешенеке. Әмма шулай да 370 мең акча җыелды инде. Ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтәм", - ди Айсылу.
Әмма җыясы акча шактый күп әле. Шуңа күрә Гардисламовлар гаиләсе мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә өметләнә. "Балама карап, йөрәгем өзгәләнә. Ничек тә ярдәм итәсем килә. Кызымның савыгуын телим. Һәркөн Ходаемнан ярдәм сорыйм", - ди Айсылу.
Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:
НОМЕР КИВИ КОШЕЛЬКА +79196271364
карты Сбербанка: 4276 6200 2204 9427
Гардисламова Айсылу Анасовна
Реквизиты карты для зачисления в рублях:
Получатель: Гардисламова Айсылу Анасовна
Счет получателя: 4081 7810 3620 0048 3257
Банк Получателя: отделение № 8610 Сбербанка России г. Казань
БИК Получателя: 049205603
Корр счет: 30101810600000000603
Назначение платежа: пополнение счета.
Әнисенең телефон номеры: 89872699982
Сылтама аша социаль челтәрдәге https://vk.com/topic-60284153_31821299 төркеменә кереп, бу хакта тулырак мәгълүмат таба аласыз.
Ватаным Татарстан
№ 119 | 15.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев