Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арча районында котырган төлкеләр ташлана

Соңгы көннәрдә Арча районының төрле почмакларыннан котырган төлкеләрнең йорт хайваннарына ташлануы турында хәбәрләр еш килә башлады. Мәсәлән, Наласа авылының бер урамында гына да мондый өч очрак теркәлде инде. Төлке көпә-көндез бакча башында арканда торган сыерга ташланган. Бу юлы төлкенең үзен дә юк итәргә өлгерделәр. Сыерга ветеринария берләшмәсеннән килеп вакцина кададылар....

Соңгы көннәрдә Арча районының төрле почмакларыннан котырган төлкеләрнең йорт хайваннарына ташлануы турында хәбәрләр еш килә башлады. Мәсәлән, Наласа авылының бер урамында гына да мондый өч очрак теркәлде инде.

Төлке көпә-көндез бакча башында арканда торган сыерга ташланган. Бу юлы төлкенең үзен дә юк итәргә өлгерделәр. Сыерга ветеринария берләшмәсеннән килеп вакцина кададылар. Авыл халкы шуның белән тынычландык дип торганда, иртән тагын бер котырган төлке аркандагы терлекләргә зыян китергән дигән хәбәр килеп иреште, дип яза "Арча хәбәрләре" басмасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев