Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арча урманчылыгында Татарстан урманчыларына һәйкәл ачылды

"Таттелеком" генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин бабасына, шул исәптән республикабыз урманчыларына монумент булдыру идеясе белән чыккан.

Арча урманчылыгында биредә 6 ел хезмәт иткән урманчы Зариф Сәфәргалиевка һәйкәл ачылды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәл Татарстан Республикасының барлык урманчыларына багышланган.

Аның ачылышында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Арча һәм Саба урманчылыклары җитәкче-урманчылары, урманчының оныгы – "Таттелеком" генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты. Нәкъ менә ул бабасына, шул исәптән республикабыз урманчыларына монумент булдыру идеясе белән чыккан.

Чара азагында Равил Кузюров кунаклар белән берлектә зәңгәр чыршы агачлары утыртуда катнашты. Бу символик мәгънәгә ия, чөнки киләчәк буыннар өчен агач утырту – урманчылар тормышында иң мөһиме. 

Фото: minleshoz.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев