Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арчада “Ат көнендә” беренче тапкыр “Аударыш” – ат өстендә көрәш үткәрелде

29 сентябрь “Аударыш”ның республикакүләм чемпионаты көтелә.

Арча районы Яңа Кырлай авылында узган "Ат көнендә” беренче тапкыр "Аударыш" уены узды. “Ат көне” Арчада бишенче тапкыр үткәрелә, тик “Аударыш” уены әлегә кадәр уздырылмый иде.

“Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган уен. Без Татарстанда беренче булып әлеге уенны кайтарабыз. Аны “Алмакай” ат фермасы җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин оештыра, без шушы юнәлештә эшлибез”, - диде “Аударыш” уенының тренеры һәм хөкемдары Уел Бадыкшанов "Татар-информ"га.

Ул киләчәктә “Аударыш”ны Республика, аннан Россия һәм бөтен дөнья күләмендә үткәрергә теләвен әйтте.

“Аударыш”та татар атлары катнаша. Читлек эчендә ике ат, ике көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул ота. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый”, - дип уен кагыйдәләрен аңлатты ул.

Уел Бадыкшанов “Татар-информ” хәбәрчесенә 29 сентябрь көнне Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча “Аударыш” уены чемпионаты оештырылачагын әйтте. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/14/193616/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев