Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиягә язгы чакырылыш дәвам итә: “Элиталы” хәрби частьләргә ничек эләгергә?

Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе гөрли. Хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләренә республикадан барлыгы 346 егет җибәрелгән инде. Бу хакта журналистларга Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Билгеле булганча, агымдагы елда армиягә язгы чакырылышка 1 апрель көнне старт бирелде. 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге кампания чорында барлыгы 4...

Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе гөрли. Хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләренә республикадан барлыгы 346 егет җибәрелгән инде.


Бу хакта журналистларга Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Билгеле булганча, агымдагы елда армиягә язгы чакырылышка 1 апрель көнне старт бирелде. 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге кампания чорында барлыгы 4 меңгә якын егетне хәрби хезмәткә озату күздә тотыла.

346 егет хәрби хезмәткә җибәрелгән инде

- Хәзерге вакытта Татарстанда армия яшендәге 21 мең кеше исәпләнә. Аларның 10 меңнән артыгына армиягә чакыру кәгазе җибәрелде. Нәтиҗәдә, барысы да хәрби комиссариатларга килеп, тиешле документларын тапшырды, - дип ассызыклады Сергей Погодин.

Язгы чакырылыш чорында армиягә китәчәк егетләрнең күбесе Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларында хезмәт итәр дип фаразлана. Хәрби хезмәткә китүче татарстанлыларның 45,9 проценты - коры җир гаскәрләре, 11 проценты - хәрби-диңгез гаскәрләре, 10,2 проценты - ракета, ә 9,3 проценты исә Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләренә эләгер дип фаразлана. Һава-десант гаскәрләренә эләгүчеләр исә тагын да азрак - нибары 1,5 процент булачак.

- Әйтергә кирәк, Татарстан егетләрен хәрби хезмәт узу урыннарына озату күптән түгел генә башланып китте әле. Беренче төркемне 13 май көнне озаттык. Шул рәвешле, армиягә 346 татарстанлы җибәрелде инде, - дип дәвам итте сүзен хәрби комиссар.

Билгеле булганча, егетләр армиягә китәр алдыннан күпмедер вакыт Татарстан Хәрби комиссариатының Җыелу пунктында "яши". Нәкъ менә биредә алар беренче тапкыр үзләрен чын солдатлар кебек хис итә: иртәнге 6да йокыдан торалар, вакыт буенча ашыйлар. Кичке 10да йокларга яталар.

- Армиягә китәр алдыннан егетләргә махсус банк картасы һәм кәрәзле телефон бирелә. Бирегә урнаштырылган sim-карта исә ел дәвамында республика бюджеты хисабына тулыланачак, - диде Сергей Погодин.

Президент полкына ничек эләгергә?

Әйтергә кирәк, Татарстан егетләрен Президент полкына да бик теләп алалар. Мәгълүм ки, әлеге хәрби часть аеруча уникаль булуы белән аерылып тора. Биредә хезмәт итүчеләр, кагыйдә буларак, Мәскәү Кремле объектларын саклый. Мәңгелек ут янында сакта торучылар да - нәкъ менә әлеге полкта хезмәт итүчеләр.

Быелгы хәрби хезмәткә язгы чакырылыш чорында Татарстаннан Президент полкына 10 егет җибәреләчәк. Аларның барысы да - бик җитди сайлап алу туры аша узган солдатлар. Мәсәлән, Родион Гыймалетдинов - шундыйларның берсе.

- Мин үзем Чаллы егете. Хәрби комиссариатка үз теләгем белән килдем. Анда миңа Президент полкына эләгеп карарга тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, бик җитди сайлап алу турында катнаштык. Ул Мәскәүдән килгән федераль саклану хезмәте вәкилләре тарафыннан уздырылды. Алар безнең физик, психологик яктан ни дәрәҗәдә сәламәт булуыбызга, әзерлегебезгә игътибар итте, - дип сөйләде егет.

Бактың исә, Президент полкына эләгергә теләүчеләрнең тәнендә бер генә татуировка да, шрам да булмаска тиеш икән. Буй озынлыгы - ким дигәндә 175 сантиметр дип билгеләнгән. Әле алай гына да түгел, бу полкка эләгергә теләүченең үзе дә, туганнары да бер мәртәбә дә хөкем ителмәгән булуы шарт.

- Әлбәттә, кешенең мөмкинлекләрен дә тикшерәләр. Мәсәлән, мин кул сугышы буенча спорт мастеры, өстәвенә, кадет мәктәбендә белем алдым. Президент полкына эләгүемне белгәч, әти-әнием дә, туганнар да бик сөенде. Күпмедер дәрәҗәдә горурланганнардыр да, дип уйлыйм. Йөргән кызым бар. Ул мине армиядән көтәргә сүз бирде, - дип уртаклашты Родион.


Рәмзия ГАЛИМОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев