Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артистлар арасында ябыгу буенча "ярыш"!

Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган сәхнә кешесе өчен эчке дөньяның гына түгел, гәүдә, йөз-кыяфәтнең дә матур булуы мөһим. Шуңа да артистлар "сәхнә матурлыкны ярата", дип еш кабатлый. Татар эстрадасында ябыгып һәм тагын да чибәрләнеп киткән артистлар байтак. Алар арасында Илнар Сәйфиев, Айгөл Рәхимова, Ризат Рамазанов һәм башкалар бар. Илнар Сәйфиев: 4...

Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган сәхнә кешесе өчен эчке дөньяның гына түгел, гәүдә, йөз-кыяфәтнең дә матур булуы мөһим. Шуңа да артистлар "сәхнә матурлыкны ярата", дип еш кабатлый. Татар эстрадасында ябыгып һәм тагын да чибәрләнеп киткән артистлар байтак. Алар арасында Илнар Сәйфиев, Айгөл Рәхимова, Ризат Рамазанов һәм башкалар бар.


Илнар Сәйфиев: 4 ай эчендә 10 килога якын авырлыкны югалттым. Диетада утырдым, яшелчә, җиләк-җимеш, тавык түше ашадым. Рационнан ипи, бәрәңге, майлы һәм баллы ризыкларны алдым. Дөрес туклану рәвешен алып бару өчен әз һәм еш ашарга, аксымга бай ризыкка өстенлек бирергә кирәк.


Айгөл Рәхимова: 5-6 ай эчендә 12 кило ташладым. Сере бик гади: спорт һәм дөрес туклану. Җәяү күп йөрим, кичләрен йөгерергә чыгам. Баллы һәм камыр ризыкларын ашамыйм, бары тик яшелчә-җимешләр белән генә тукланам. Бу диета түгел, ә минем тормыш рәвешем! Шоколад, туңдырма ашыйсы килгән чаклар булды, әмма үземне тыярга өйрәндем. Хәзер инде барысын да әз-әзләп ашыйм, ә аннан соң йөгерергә чыгып китәм. Бер шоколад - 6 чакрым!


Ризат Рамазанов: Помидор, кыяр, кызыл борыч, зәйтүн мае һәм тавык түше ашап, фитнес белән шөгыльләнеп, 2 ай эчендә 17 килога ябыктым. Нәтиҗәсе канәгатьләндерсә дә, мондый катгый рационда тору, бигрәк тә баллы ризыклардан баш тарту бик авыр.


Хәтерләсәгез, Азалия Зиннәт тә 4 елда 20 килога ябыгуы турында сөйләгән иде. "Мин дөрес тукланып, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Аэробика, спорт, йога белән шөгыльләнәм. Тиз арада гына ябыгып булмый. Ябыгу процессын яшәү рәвешенә әйләндерергә кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, балык, ит ашыйм. Ипи дә ашарга кирәк, чөнки анда кирәкле витаминнар күп. Мин баллы ризыклардан да баш тартмыйм, Аллаһы Тәгалә аларны безгә ни өчен биргән соң? Ашау вакытын гына дөрес сайларга кирәк. Һәм, әлбәттә, чамасын белеп тукланырга! Кеше, гомумән, үзенең организмын тоя белергә тиеш!"


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X