Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артур 19 ел буе Яңа елны эшләп каршы алган

2016 елда Артур белән Маратның сәхнәгә аяк басуларына 20 ел тула икән. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан егетләр 7, 8 мартта башкалада зур тамаша тәкъдим итәргә уйлый. "Бу - дуэт булып оешканнан соң куелачак икенче концертыбыз. Анда 20 ел дәверендә иҗат ителгән җырларның иң матурлары һәм 10лап яңа җыр яңгыраячак", -...

2016 елда Артур белән Маратның сәхнәгә аяк басуларына 20 ел тула икән. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан егетләр 7, 8 мартта башкалада зур тамаша тәкъдим итәргә уйлый. "Бу - дуэт булып оешканнан соң куелачак икенче концертыбыз. Анда 20 ел дәверендә иҗат ителгән җырларның иң матурлары һәм 10лап яңа җыр яңгыраячак", - диде Артур.

Дуэт җырларыннан тыш, Артур & Маратның аерым чыгышларын да күреп булачак. "Дуэт белән җырлаганда, үзеңдә булган мөмкинлекләрне күрсәтеп бетермәскә дә мөмкин. Ә аерым башкарганда, эчке дөнья бөтенләй башка яктан ачыла. Мин Россия эстрадасындагы танылган дуэт, трио, квартет концертларын күзәтәм, һәркайсы аерым чыгып җырлый. Һәм бу шулай кирәк тә. Хәзерге вакытта "Очып киләм синең яннарыңа" исемле яңа җыр өстендә эшлим", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Артур.
Артур & Марат дуэты кайбер артистлар кебек җырлауга хобби итеп кенә карамый, алар иҗат белән җитди шөгыльләнә, башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, ел да концерт куя, яңа җыентык чыгара, клиплар төшерә. 20 еллык уңаеннан да өр-яңа җыентык чыгарырга җыеналар. "Артист кеше җыентык чыгарырга тиеш, чөнки ул аның өчен мөһим, кирәк, файдалы эш. Аннан соң мондый зур эшләр башкару артистка илһам һәм көч бирә", - ди җырчы.
Артурдан Яңа елга планнары турында да сораштык. "19 ел буе эшләү дәверендә һәр Яңа елны эшләп каршы алдым. Хәтта бер төндә 2-3 җирдә булырга туры килә иде. Әмма быел Яңа елны өйдә яраткан гаиләм белән каршы алырга булдым. Яңа ел рухы сизелә башлады. Бүген төнлә Чаллыдан концерт куеп кайтып килгәндә, юл буе кар яуды. Бу матур күренештән хәтта күңелләр тулды", - диде Артур.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев