Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Астананы рәсми рәвештә Нур-Солтан дип үзгәрттеләр

Казахстанның яңа президенты Касым-Жомарт Токаев башкала исемен үзгәртү турындагы указга кул куйды.

Казахстанның яңа Президенты Касым-Жомарт Токаев башкала исемен үзгәртү турындагы указга кул куйды. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәрен Казахстан Республикасы башкаласы Нур-Солтан шәһәре итеп үзгәртергә», — диелгән документта.

Указ рәсми рәвештә басылып чыккан вакыттан үз көченә керә.

Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев 19 мартта отставкага китүен игълан итте. Вәкаләтләрен ул парламент сенаты спикеры буларак Токаевка тапшырды - ул дәүләт башлыгы вазифаларын 2020 елга планлаштырылган чираттагы сайлауларга кадәр башкарачак.

Икенче көнне Токаев ант кабул итте һәм башкаланы Нур-Солтан дип үзгәртү тәкъдиме белән чыкты, ә парламент депутатлары Конституциягә тиешле төзәтмәләрне хуплады. Моннан тыш, Токаев Назарбаев хөрмәтенә монумент булдырырга һәм өлкә шәһәрләренең үзәк урамнарын аның исеме белән атарга чакырды.

Астана (тәрҗемә иткәндә — «башкала») исемен кала 1998 елда, Казахстан башкаласы булгач ала. 1961 елга кадәр шәһәр Акмуллинск дип атала, аннары аны Целиноград дип үзгәртәләр, ә 1992 елдан 1998 елга кадәр ул Акмулла дип аталган.

Фото: https://pixabay.com | Boztay_Akimkhan

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев