РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп программасына астрономия дәресләрен кире кайтаруның мөһимлеген җиткерде.
"Уйлавымча, бу мөһим. Хәтерләсәгез, безнең бер сәгать бар иде. Аны кире кайтарырга кирәк", - дигән Ольга Васильева. Астрономия фәненең мәктәп програмамсына тәгаен әйләнеп кайтачагын җиткерсә дә, предметның ни рәвешле кире кертелә башлаячагына ачыклык кертмәде.
Исегезгә төшерәбез: астрономия фәне мәктәп программасыннан 2008 елда алынды. Чөнки булган дәреслекләрнең берсенә дә кулланылышка рөхсәт бирелмәде. Астрономия элементлары хәзер география һәм физика курсларына кертелде.


Нет комментариев