Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ау сезоны ачылу һәм балтач районындагы котырган поши

Иртәгә, 15 августта, киек кошларга жәйге-көзге ау сезоны ачыла. Ау сезонын үткәрү, аның тәртибе, көнүзәк яңалыклар, бурычлар турында сөйләшү өчен Арча районында киңәшмә дә уздырып алганнар. Анда ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә җитәкчелеге һәм белгечләре дә катнашкан. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей...

Иртәгә, 15 августта, киек кошларга жәйге-көзге ау сезоны ачыла.

Ау сезонын үткәрү, аның тәртибе, көнүзәк яңалыклар, бурычлар турында сөйләшү өчен Арча районында киңәшмә дә уздырып алганнар. Анда ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә җитәкчелеге һәм белгечләре дә катнашкан.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никитин үзенең чыгышында кыргый хайваннардагы йогышлы авырулар, аерым алганда дуңгызларда африка чумасын, котыру авыруларын булдырмау юлларына тукталды. Республикада пошилар арасында котыру авыруының ике очрагы теркәлгән. Шуның берсе - күрше Балтач районында, дип яза "Арча хәбәрләре".

Аучылык белән шөгыльләнүнең үз кагыйдәләре булса да, канунны санга сукмаучылар да бар икән. Арчаның Сарай-Чокырча авылы янында тәртип бозучы ике кеше җәзага тартылган да инде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев