Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Австралиядә яшәүче яшь әниләр паркка җыелып, балаларына татарча әкиятләр укый

Очрашуларны Австралиядә туып үскән, татар телен су кебек эчкән, ике кечкенә кызчык әнисе Зөһрә Садри оештыра.

Австралиядә яшәүче яшь әниләр паркка җыелып, балаларына татарча әкиятләр укый. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Без яшь әниләр белән хәзер һәр якшәмбе паркка җыелабыз. Яңа проект дисәм дә була. Кызыклы һәм үзенчәлекле, дип хәбәр итә Австралиядән Финзия Газизова.

Очрашуларны Австралиядә туып үскән, татар телен су кебек эчкән, ике кечкенә кызчык әнисе Зөһрә Садри оештыра.

«Очрашуны һәммәбезгә хәерле иртә теләп башлыйбыз. Җырлы уеннар аша кечкенәләргә ана телебезне сеңдерәбез. 10нан артык бала. Татарча әкиятләр укыйбыз, мультфильмнар карыйбыз. Балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бик кызык. Зөһрә күп кенә инглиз китапларын татарчага тәрҗемә иткән», — ди Финзия.

Фото: Финзия Газизова

Чыганак: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев