«Автодор» 17 һәм 18 гыйнварда буран аркасында машина йөртүчеләрне берничә трасса буйлап сәфәргә чыгудан тыелып торырга чакыра
Әйтик, синоптикларның фаразлары буенча, бүген һәм иртәгә түбәндәге трассаларда көчле буран көтелә:
М1 «Беларусь», М-3 «Украина» трассалары һәм Үзәк боҗралы автомобиль юлының буеннан буена;
Мәскәү, Тула, Липецк һәм Воронеж өлкәләрендә М4 «Дон» трассасында;
Мәскәү һәм Тверь өлкәләрендә М11 «Нева» трассасында;
Мәскәү һәм Владимир өлкәләрендә М12 «Восток» трассасында.
Буран аркасында М12 трассасында хәрәкәт чикләнүе турында элегрәк хәбәр ителгән иде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/avtodor-buran-sabaple-masinada-m1-m4-m11-ham-m12-trassalaryna-cykmaska-cakyra-5881878


Нет комментариев