Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильләргә техник тикшерү узу кагыйдәләре үзгәрде

Яңа кагыйдәләр шиплы шиналар, автомобиль оптикасы һәм пыяла чистарткычтан файдалану кагыйдәләренә кагыла.

2018 елның 22 февраленнән Хөкүмәтнең транспорт чараларын техник тикшерү узу (техосмотр) кагыйдәләрен катгыйландыра торган 148 нче карары үз көченә керде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Аның нигезендә, руль көчәйткечендә кимчелекләре булган автомобильдә йөрү тыела.

Яңа кагыйдәләр фараларга үтә күренмәле яки төсле оптик детальләр урнаштырырга рөхсәт итми.

Пыяла чистарткыч һәм юдыргычларны сүтеп алырга ярамый. Кагыйдәләрнең элеккеге вариантында эшли торган бер «дворник» һәм пыяла чистарткыч белән йөрергә рөхсәт ителә иде.

Ут сүндергеч һәм авария очрагында туктау билгесеннән тыш, машинада медицина аптечкасы да булырга тиеш.

Шиплы шиналарның транспорт чарасының барлык тәгәрмәчләренә дә урнаштырылуы шарт, диелә документта.

Әгәр автомобиль хуҗасы әлеге кагыйдәләрнең берәрсен бозса, техник тикшерү үтә алмаячак.

Шулай ук әлеге процедураны үтү вакыты да кими. Авырлыгы 5 тоннадан артмаган автобуслар өчен ул 59-54 минут, авырлыгы аннан артып киткән транспорт чаралары өчен 72-65 минут, ә җиңел машиналар өчен элеккегечә 30 минут тәшкил итә. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев