Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

“Авыл хуҗалыгының иң яхшы белгече” конкурсында безнең районнан белгечләр җиңү яулады

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Авыл хуҗалыгының иң яхшы белгече"н ачыклау максатыннан конкурс уздырган иде. Күптән түгел әлеге конкурсның җиңүчеләрен билгеләп үттеләр. Конкурс шартларын үтеп, грант алучылар арасында безнең районнан да белгечләр булуы куанычлы. "Иң яхшы хисапчы" номинациясендә "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы хисапчысы Чулпан Нәҗмиева, "Инженер-механик" номинациясендә район...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Авыл хуҗалыгының иң яхшы белгече"н ачыклау максатыннан конкурс уздырган иде. Күптән түгел әлеге конкурсның җиңүчеләрен билгеләп үттеләр. Конкурс шартларын үтеп, грант алучылар арасында безнең районнан да белгечләр булуы куанычлы. "Иң яхшы хисапчы" номинациясендә "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы хисапчысы Чулпан Нәҗмиева, "Инженер-механик" номинациясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механика бүлеге консультанты Раиф Харисов, "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә "Шытсу" җәмгыятеннән Нәҗип Гарипов һәм "Татмитагро"дан Айзирәк Әхмиева, "Иң яхшы агроном" номинациясендә "Туган як" җәмгыятеннән Рөстәм Ганиев һәм "Саба" җәмгыяте Тимершык бүлекчәсеннән Дамир Мөхәммәтҗәнов, "Иң яхшы ветеринария табибы" номинациясендә "Курсабаш"тан Светлана Фәсхетдинова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев