Авыл сөте ник кыйммәт?
Яңалыклар

Авыл сөте ник кыйммәт?

Татарстанда җитештерелгән ит яки сөтнең бәясе кибет киштәсенә барып җиткәнче күпмегә арта? Җирле җитештерүчеләр шул сорауга ачыклык кертмәкче. Алар сатып алучыларга азык-төлекнең үзкыйммәте турындагы мәгълүматны җиткерергә тәкъдим итә.

"Бердәм Россия" пар­тия­се тарафдарлары катнашында узган чираттагы "Иҗтимагый тыңлау­лар"да башка мөһим мәсь­әләләр белән бер­рәт­тән, авыл ху­җалыгы товары җитештерү­челәргә ярдәм итү турында да сөй­ләштеләр. Билгеле бул­ган­ча, зур сәүдә челтәр­ләре белән ике арадагы мөнә­сәбәтләрне җайга салу максатыннан быел сәүдә турындагы законга үзгәреш­ләр кертелде. Җәй айларында бердәмроссиялеләр яңартылган законның үтә­ле­шен тикшерү белән шө­гыльләнде. Татарстанда да республика парламенты де­путатлары министрлык, төрле оешмалар, җитеште­рү­челәр һәм сәүдә челтәр­ләре вәкилләре белән бер­лектә төбәктәге вәзгыятьне өйрәнделәр. Очрашуда мәсь­әләгә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Дәүләт Со­ветының экология, та­бигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәя­сәте комитеты рәисе Та­һир Һадиев ачыклык кер­тергә тырышты.

"Республикада авыл ху­җа­лыгы тармагы - ул яшәү рәвеше. Шуңа күрә җирле җитештерүчеләргә дәүләт­тән ярдәм күрсәтү, әзер продукцияне сатарга булышу - безнең халыкның имин­­­леген кайгырту дигән сүз", - диде Марат Әхмәтов. Министр сүзләренә караганда, бүген илнең кайбер төбәкләрендә сөрүлек җир­ләре ташландык хәлдә ятканда, Татарстанда инвес­торлар көче белән әлеге җирләрне эшкәртү эше оеш­­тырылды, яңа комплек­с­­лар төзелде, авыл хуҗа­лыгы техникасы яңартыл­ды. "Республика һәм федераль программалар ниге­зендә җир кешесенә төр­лечә яр­дәм итәргә тырышабыз. Шушы елларда Татарстанда ике меңнән артык крестьян-фермер хуҗалы­гы оешты. Колхоз заманыннан калган кайбер хуҗа­лыклар яңадан аякка басты. Республика балык һәм җи­ләк-җимештән кала, үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итә ала", - диде Марат Әх­мәтов.

Тик җитештерү - бер хәл, әзер продукцияне үз халкыбызга сатарга да ки­рәк бит әле. Министр әй­түенчә, бү­ген республикада җитеш­те­релгән азык-тө­лекнең өч­тән бере генә зур сәүдә үзәкләре аша сатыла. Күп­челеге исә кесә калынайту ягын гына кайгыртучы күп­ләп сатып алучы арадашчылар кулына барып эләгә. Димәк, җитештерүче дә, сатып алучы да зыян күрә. Сер түгел, кайбер сәү­дә үзә­к­ләре товарның үз­кыйммә­тенә 70-100 процент өстәп сата. Шуңа күрә җитеш­терүчеләр сәүдә турындагы законга зур өметләр баг­лый.

"Иҗ­ти­ма­гый тыңлау­лар" барышында җитеште­рү­челәр сәү­дә чел­тәрләрен киш­тәдәге то­вар­ның беренчел бәясен, ягъни үз­ләреннән күпмегә сатып алулары турындагы мәгълү­матны күрсәтергә мәҗбүр итү­ләрен сорады. Марат Әх­мәтов республика эшмә­кәр­ләренең өстенлек­ле ягын да искәртте. Татарстанда ел әйләнәсе диярлек авыл хуҗалыгы ярминкә­ләре уза. Бу исә җитеш­те­рүче белән сатып алучы ара­сын тагы да якынайта. Зур сәүдә үзәк­ләре белән чагыштырганда, ярминкәдә бәяләр дә 20-30 процентка очсызрак дип фаразлана. Быел республика районнарында сынау йөзеннән "фер­­­­мерлар парклары" ачар­­га да ният­лиләр.

http://www.vatantat.ru


Нет комментариев