Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Авыл яшьләре” спорт уеннарында Саба районы командасы 2нче урынны яулады

Мамадыш шәһәрендә Бөек Җиңүнең -70, Татарстан АССР төзелүнең - 95, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыкларына багышлап 30 июньнән 5 июльгә кадәр уздырылган "Авыл яшьләре" IX җәйге спорт уеннарында Саба районы командасы 744 очко җыеп, 2нче урынны яулады. Ярышлар 15 спорт дисциплинасы буенча үткәрелде. "Авыл яшьләре" уеннары утын кабызу миссиясе...

Мамадыш шәһәрендә Бөек Җиңүнең -70, Татарстан АССР төзелүнең - 95, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыкларына багышлап 30 июньнән 5 июльгә кадәр уздырылган "Авыл яшьләре" IX җәйге спорт уеннарында Саба районы командасы 744 очко җыеп, 2нче урынны яулады. Ярышлар 15 спорт дисциплинасы буенча үткәрелде. "Авыл яшьләре" уеннары утын кабызу миссиясе дә район командасы вәкиле кул көрәше һәм гер спорты буенча күп тапкырлар республика призеры Гөлфирә Хисамиевага (Шәмәрдән) тапшырылган иде. Ул Мамадышта билбау көрәшендә дә 2нче урынны алды. Аерым спорт төрләреннән район командасы волейболда (ирләр), спорт гаиләләре ярышында җиңүче булды. Һөнәри характердагы бәйгеләр оештырылып, сыер савучылар ярышында Ришат Мөбарәков белән Алисә Сабирова, механизаторлар сынавында Булат Мәүлетов белән Улугбек Ваесов 2нче урыннарны алдылар. Моннан тыш аркан тартышучыларыбыз (2нче), шашкачылар, теннисчылар һәм бадминтончылар да (3нче урын) призерлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев