Авылда 14 яшьлек үсмер мотоциклда коймага бәрелеп үлгән [+фото]
Яңалыклар

Авылда 14 яшьлек үсмер мотоциклда коймага бәрелеп үлгән [+фото]

Кичә, 1 октябрь көнне, төн уртасы авышып 10 минут үткәч, Биектау районы Юртыш авылында "Иж Планета-5" мотоциклында 14 яшьлек үсмер һәлак булган. Республика ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ул чамасыз зур тизлектә каршы як юнәлештәге юл читенә чыккан һәм коймага бәрелеп үлгән, 15 яшьлек пассажиры - хастаханәдә. Аларның икесенең дә башында...

Кичә, 1 октябрь көнне, төн уртасы авышып 10 минут үткәч, Биектау районы Юртыш авылында "Иж Планета-5" мотоциклында 14 яшьлек үсмер һәлак булган.

Республика ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ул чамасыз зур тизлектә каршы як юнәлештәге юл читенә чыккан һәм коймага бәрелеп үлгән, 15 яшьлек пассажиры - хастаханәдә. Аларның икесенең дә башында шлем да, рульда утырганының мотоцикл белән идарә итәргә хокукы да булмаган.

Татар-Информ.ру.


Нет комментариев