Саба таңнары

Авылларга багышланган җырлар арта

Соңгы елларда авылларга багышланган җырлар күбәйде. Бу уй миңа да тынгылык бирмәде. Шулай бервакыт Яңа Мичәндә туып үскән күршемнең, хәзерге вакытта Яр Чаллыда яшәүче Флера Шакирҗанованың җыр тексты язуын әйттеләр. Мин ул текстны күптәнге дустым, Татарстанның халык артисты, композитор Фәрит Хатыйповка тәкъдим итеп, халык күтәреп алырлык җыр язуын сорадым. Ул...

Соңгы елларда авылларга багышланган җырлар күбәйде. Бу уй миңа да тынгылык бирмәде. Шулай бервакыт Яңа Мичәндә туып үскән күршемнең, хәзерге вакытта Яр Чаллыда яшәүче Флера Шакирҗанованың җыр тексты язуын әйттеләр. Мин ул текстны күптәнге дустым, Татарстанның халык артисты, композитор Фәрит Хатыйповка тәкъдим итеп, халык күтәреп алырлык җыр язуын сорадым. Ул озак көттермәде, мин теләгән көй иҗат ителде. Җырны беренче тапкыр "Татар моңы-2012" лауреаты, Теләче кызы Зөлфирә Шәйдуллина башкарды. Җыр тиз арада авылдашларым яшәгән төрле төбәкләргә таралды, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе фонотекасына да кер­телде. Фәрит Хатыйповның озакламый чыгачак альбомында да урын алачак.

Ильяс Сафиуллин,

Татарстан Республикасының

атказанган мәдәният хезмәткәре.

Эх Мичән, Яңа Мичән

Тау астыннан чыккан чишмәләрнең

Жырын тыңлар идем утырып,

Жырлый-жырлый суын эчәр идем

Учларыма алып тутырып.

Эх, Мичән, Яңа Мичән,

Ник үзәкне өзәсең?

Чишмәләрең жыры белән

Төшләремә керәсең.

Ашлык исе килгән басуларда

Тибрәләләр жырлап тургайлар

Мәңге чыкмас минем исләремнән

Мишә буе, яшел тугайлар

Эх, Мичән, яңа Мичән,

Ник үзәкне өзәсең?

Тургайларның жыры белән

Төшләремә керәсең.

Яшәр өчен синнән көч алам мин

Яна Мичән, туган туфрагым,

Балачагым мизгелләрен эзләп

Сагынып кабат сина кайтамын.

Эх, Мичән, Яңа Мичән

Ник үзәкне өзәсең?

Сызылып аткан таңың белән

Төшләремә керәсең.

Авылым Сатыш

Юллар тигез, уйлар сикәлтәле,

Күңел уйный, барлый үткәнне.

Сатыш авылыннан киткән кеше

Сагынмыйча гомер итәрме?

Көтеп алган якын туганыдай,

Каршы ала күргән- белгәне.

Чишмәләре, елгалары тарта,

Язмышлары читтә йөрткәнне.

Шатлыкларга бөтен авыл сөенә

Сатыш бабай каны типкәнгә.

Кеше кайгысына елый белә

Баллы чишмә суын эчкәнгә.

Таулар куенында утырасың,

Шыклап безне ачы җилләрдән.

Авылым - Сатыш, күңелемдә сагыш,

Сагынып кайтам ерак җирләрдән.

Һәдия Абделманова.

Нурлат шәһәре.

Буран

Ургый-ургый карлар ява,

Яңа ел бураннары.

Бар җиһан акка төренде,

Күр әнә урамнарны.

Күз сал әле тирә якка,

Искитмәле ак бизәк.

Бу матурлыкка сокланмый

Ничекләр түзмәк кирәк!

Ишеп-ишеп яусын карлар,

Бар дөньяны акласын.

Табигать тә шушы ямен

Язга кадәр сакласын.

Агач саен килеп куна

Күбәләктәй кар очып.

Ак шәл ябынган агачны

Аласы килә кочып.

Вакытында явып торсын

Җәй - яңгыры, кыш -кары.

Ак бәхетләргә уралып

Кил, яңа ел бураны.

Миннегөл Манихова.

Аңыңа кил

Миңа килде, аңа да килсен, дип,

Син башкага кайгы теләмә.

Кайгы-шатлык чиратлашып йөри,

Рәнҗетерлек сүзләр сөйләмә,

Син үзеңә гөнаһ эзләмә.

Минем рәнҗеш, минем каргыш, диеп,

Сөенмә син, адәм баласы!

Бүген генә бетми әле дөнья,

Алда җиде буын барасы,

Анда синең балаң, анасы.

Аңыңа кил, адәм баласы!

Илмира Гыймаева.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: