Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Галимов ни өчен Салаватның җырын җырлаган? [+видео]

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның "Салкын чәй" исемле популяр җырын заманында кайсы гына артист башкармады?! Әмма бу җырны тагын бер халык артисты Айдар Галимов башкаруында ишеткән юк иде әле. Күптән түгел ул аны үзенең концертында җырлаган.

Бу көннәрдә Айдар Галимов гастрольләр белән Екатеринбург якларында булды. Концерт бик матур барды, тамашачылар да җырчыны бик җылы каршы алды. Гадәттәгечә, залда утыручы тамашачы Айдар Галимовка хатлар юллады. Аларның берсендә: "Миннән кичә ирем китте, елыйсыларым килә! Салават Фәтхетдиновның "Салкын чәй" җырын җырлагыз әле зинһар өчен!" - дип язылган иде. Тамашачылар хатның эчтәлеген ишеткәч тә, кычкырып көлде. Ләкин Айдар Галимов югалып калмый, Салаватның "Салкын чәй" җырының кушымтасын башкара. Нәтиҗәдә зал аңа кушылып җырлый, дип хәбәр итә tmtv-online.ru сайты.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев