Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Мәрдиев "КАМАЗ"да "Дакар-2016" раллиенда икенче урынны алды [+видео]

16 гыйнвар көнне Аргентинада дөньядагы иң абруйлы ралли - "Дакар-2016" тәмамланды. Барлык категорияләр өчен узышның 13 этабы узды. Йөк машиналары өчен бу 180 чакрым махсус участок булды, алар узыш нәтиҗәләренә берничек тә йогынты ясамады. Ярыш йомгаклары буенча пилот Айрат Мәрдиев, штурман Айдар Беляев һәм механик Дмитрий Свистунов идарәсендәге "КАМАЗ-Мастер" экипажы...

16 гыйнвар көнне Аргентинада дөньядагы иң абруйлы ралли - "Дакар-2016" тәмамланды. Барлык категорияләр өчен узышның 13 этабы узды. Йөк машиналары өчен бу 180 чакрым махсус участок булды, алар узыш нәтиҗәләренә берничек тә йогынты ясамады.

Ярыш йомгаклары буенча пилот Айрат Мәрдиев, штурман Айдар Беляев һәм механик Дмитрий Свистунов идарәсендәге "КАМАЗ-Мастер" экипажы йөк машиналары арасында гомуми зачетта икенче урынны алды. Беренче урын - танылган Жерар де Рой җитәкчелегендәге Голландия экипажында, һәм ул икенче тапкыр ралли җиңүчесе булды.

Россиянең башка экипажларына килгәндә исә, Николаев экипажы - 7нче, Каргинов - 14нче, Сотников - 15нче.

«Татар-информ», Евгений Сироткин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев