Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азербайҗанда җитештерелгән «хәләл» казылыкта дуңгыз ите табылган

Шулай ук Польшада җитештерелгән «Mister Ron» маркалы шоколадта эчәк таякчыгы төркеменә керә торган бактерияләр табылган.

Азербайҗан стандартлаштыру, метрология һәм патентлар буенча Дәүләт комитеты гыйнвар аенда кулланучылар базарына мониторинг үткәргән, дип хәбәр итә islam.az сайты.

Комитеттан хәбәр итүләренчә, мониторинг нәтиҗәләре буенча кайбер фирмаларның эшчәнлегендә җитди кимчелекләр ачыкланган.

Аерым алганда, «Мәскәү технологиясе» буенча «Lider R.M» фирмасы тарафыннан җитештерелгән «Сервелат колбасасы» казылыклары, «İlahə-96» фирмасы һәм «Аймин» ҖЧҖ фирмасының «Бакы» маркалы колбасаларында ингредиентларда күрсәтелмәгән дуңгыз ите табылган.

Шулай ук Польшада җитештерелгән «Mister Ron» маркалы шоколадта эчәк таякчыгы төркеменә керә торган бактерияләр ачыкланган. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев