Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азнакайда яшәүче әти кеше 2 яшьлек кызын кыйнауда шикләнелә

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Азнакай районы буенча тикшерү бүлегендә 34 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 117 нче маддәсенең 2 нче часте (ярдәмчесез хәлдә, шулай ук матди яки башка бәйлелектә булган балигъ булмаган затны газаплау) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Якынча версия буенча, 2015 нче...

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Азнакай районы буенча тикшерү бүлегендә 34 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 117 нче маддәсенең 2 нче часте (ярдәмчесез хәлдә, шулай ук матди яки башка бәйлелектә булган балигъ булмаган затны газаплау) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Якынча версия буенча, 2015 нче елның апрелендә Азнакай районы Җиңү бистәсендә яшәүче ир-ат 2 яшьлек кызын кыйнаган. 15 нче апрельдә ул исерек халәттә, баласы шау-шулы уеннар уйнаган өчен, берничә мәртәбә кызга суккан.

2014 нче елда җинаятьче 6 яшьлек кызына карата да шундый ук җинаять кылган өчен шартлы төстә 3 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләре тикшерелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев