Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала тапканда хатыны янәшәсендә булган Чаллы кешесе ирләргә нәрсә дип мөрәҗәгать итә?

Яр Чаллыда яшәүче Иван бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булырга теләүче ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы яза.

"Минем авырлы хатыным, икенче баласын күтәрү чорында минем актив катнашуымны таләп итте: табибларга, УЗИга йөрдем, аның анализларын илттем. Яраткан хатын-кыз өчен ни генә эшләмәдем... Әмма бала табу мине чыгырдан чыгарды. Башта әллә никадәр анализлар бирдем, имза куйдым. Бала тапкан хатын-кызның нинди газаплар кичергәнен үз күзләрем белән күрәчәгемә хатыным куанып йөрде. Күрдем - хәтта парашюттан сикергәндә дә мондый стресс кичергәнем юк иде. Хатыным (аның белән бергә мин) шулкадәр көчәнде, хәтта аны тотып торган кулымны сындыра язды. Аның кычкырулары һәм ыңгырашулары, табибларның: "Сула, көчән, алайса таба алмыйсың" дигән командалары миемне шартлатты һәм мин "йөзеп киттем". Аңыма килгәндә диванда идем, миңа укол ясадылар, нашатырь иснәттеләр. Аннары бала табу бүлмәсенә кабат керергә тәкъдим иттеләр, мин баш тарттым. Ирләр, чынлап әйтәм, матур күренеш түгел, анда карарлык әйбер юк", - ди ир.

"Вечерние Челны"га интервью биргән психолог Марина Матвеева ирнең тәкъдимен хуплаган. "Бала тапканда бергә булган ирләрнең 67% проценты хатыннарын хатын-кыз итеп күрүдән туктап, балаларының әниләре генә итеп хис итә башлый, - дигән белгеч. - Әгәр ир кеше моны үзе теләмәсә, бу хәтта аерылышуга да китерергә мөмкин. Кызлар, әгәр ирегезне бала табу йортына чакырырга уйлыйсыз икән, яхшылап уйлагыз".

Мәкаләгә комментарий калдыручыларнең фикерләре төрле.

"Кургаш кебек күзләре һәм җир төсле йөзе белән, стенага тотынып, бүлек буенча йөргән шундый бер ирне мин дә күрдем. Әллә чыгу юлын эзли иде, әллә башка җирне", - дип яза бер ханым. "Баланы ирем белән бергә таптык, аз гына да үкенмим, ул миңа зур терәк булды", - дип язган икенче берсе.

Яңа туган баласы белән төшкән бәхетле фотосына карап, Иванның бу мөрәҗәгате шаяру һәм чынлыкта ир бу адымга барганына үкенми дип фаразлаучылар да бар.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X