Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалары мəктəпкəчə учреж­дениегə йөрүче əти-əнилəр компенсация алуга документларын җыя [+сораштыру]

Балалары мəктəпкəчə учреж­дениегə йөрүче əти-əнилəр компенсация алуга документларын кабаттан җыя башлады. Балалар бакчасына йөргән өчен түлəү арту ата-аналарның кесəсенə сукса да, республика һəм җирле бюджеттан түлəнүче компенсациялəр күбесенең хəлен бераз җиңе­лəйтте. Ата-ана түлəвенең уртача күлəменнəн чыгып исəплəнелүче компенсация­ алырга документлар яңарта­сы булмаса да, өстəмə ком­пенсациягə документларны ярты ел саен тапшырасы....

Балалары мəктəпкəчə учреж­дениегə йөрүче əти-əнилəр компенсация алуга документларын кабаттан җыя башлады. Балалар бакчасына йөргән өчен түлəү арту ата-аналарның кесəсенə сукса да, республика һəм җирле бюджеттан түлəнүче компенсациялəр күбесенең хəлен бераз җиңе­лəйтте. Ата-ана түлəвенең уртача күлəменнəн чыгып исəплəнелүче компенсация­ алырга документлар яңарта­сы булмаса да, өстəмə ком­пенсациягə документларны ярты ел саен тапшырасы. Гаи­лə кереме бер кешегə исəп­лəгəндə 20 мең сумнан артып китмəгəннəр, документларын узган елның ахырында тапшыручылар хəзер, июль-августта кабат документ җыю белəн мəшгуль. Бүгенге көндə, социаль хезмəткəрлəр үзлəре балалар бакчасына барып җыйган гаризаларны да кертеп, районда июльдə документларын яңартучылар саны 327гә җиткән. Районның матди ярдəм бүлеге мөдире Фирдәвес Галиеваның əйтүенчə, тиз­дəн бүлектə "Халыкны социаль яклау өлкəсендə хез­мəт­лəр алучыларның документларын электрон саклау" программасын кертергə җыеналар. Шул сəбəпле, өстəмə компенсациягə дəгъва итүчелəрнең документларын сканер аша чыгарып, алып калалар. Шуңа күрə əти-əнилəр барлык документларның да төп нөсхəлəрен алып килергə тиеш.

Людмила Таһирова, Кызыл Мишә:

- Икенче балабызны бакчага йөрткəнгə бер айга 2234 сум түлибез. Ирем дə, мин дə рəсми төстə эшлибез, ике төр компенсацияне дə алабыз. Ул вакытында күчə. Өстәмә компенсация белән икесе бергә 1300 сум тирəсе акча кире кайта. Начар түгел, диясе килә. Димәк, бакча өчен бер мең тирәсе генә түлибез булып чыга. Шуңа күрә икенче яртыеллык өчен дә документларны вакытында җыеп тапшырдык.

Гүзәл Канәфиева, Тимершык:

-Бакчага ике балабыз йөрде. Беренчесе быел инде укырга керәчәк. Алар өчен 4400 сум ата-аналар взносы түләп бардык. Шуның 2200 сумын субсидия итеп күчерделәр. Түләгәндә 4400 сум күп шикелле тоелса да, җыелып барган компенсацияне алганда рəхəт.

Айсинә Гайнетдинова, Кече Кибәче:

-Бакчага бала йөрткән өчен түләүләрнең артуына күп ата-аналар шикелле баштарак борчылсак та, яртысы компенсация булып кире кайта башлагач, җиңел сулап куйдык. Ирем дә, үзем дә эшлибез, икенче балабызның әле тагын бер ел бакчага йөрисе бар. Өендә караучы булган очракта да, мәктәпкәчә учреждение икенче инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев