Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Балам 18 көн буе капельница астында ятты, күзләремә карап, алардан коткару һәм юаныч эзләде"

Казан шәһәрендә гомер итүче Тахир Мәксүмҗановка Израильдә дәвалану өчен матди ярдәм кирәк.

Йөрәгеңнән өзелеп төшкән сабыеңнан да якын, аннан да кадерле кеше була алмыйдыр. Кодрәтебездән килсә, балаларыбызны бар газаплардан, борчу-хәсрәтләрдән аралап, аларның язмышындагы бөтен авырлыкны үз җилкәләребезгә  аударыр идек.  Кызганыч, язмыш йомгагы без уйлаганча гына тәгәрәми.
 

 

“Көтеп алынган зур бәхетебез ул”

Казанда яшәүче Мәксүмҗановлар гаиләсе ишегенә дә бәла уйламаганда килеп шакый. Аларның кечкенә улларына – ике яшь ярымлык Таһиргә ашыгыч ярдәм кирәк! Диагнозы үтә дә җитди – кан рагы... Хәзерге минутларда сабыйның әти-әнисе балаларын дәвалап аякка бастыру өчен акчалата ярдәм итә алган һәркемгә өмет баглый.

Таһир тумыштан башка балалардан берни белән дә аерылмый: үз вакытында  тәпи китә, һөнәрләрен дә көннән-көн арттыра. Ике яшь тулгач балалар бакчасына йөри башлый. Чир билгеләре озак вакытлар күренми.

“Көтеп алынган зур бәхетебез ул, – дип сөйли әнисе Айгөл. – Улым вакытыннан алда – 35 атнада дөньяга килде. 2,370 кг авырлыкта туды.  Көйсезләнеп, авыртып яткан чаклары булмады. Күкрәк сөтен имеп, айга 2 кг авырлык җыя иде. 8 нче айда прививкаларын ясата башладык. Анысын да, балага авыр булмасын дип, бөтенесен берьюлы кадатмый идек. Нык булып үссен дип 3 айдан су коенырга да йөрттек”, - ди Айгөл.

“Баламның газаплануын күрү бик авыр”

Кечкенә Таһир  әти-әнисе белән  чит илгә ял итәргә барган җиреннән авырып кайта. “Ял көне баланың сулыш алуы бик нык авырлашты, йөт­керде. Бөтен ашаганын косып барды. Хәле начарланды, температурасы күтәрелде. Лимфа төеннәренә салкын тигән, колакларын туңдыргандыр дип уйладык. Бернинди дә алга китеш булмагач, дүшәмбе республика балалар клиник хастаханәсенә алып киттек ”, – ди ана.
 

Табиблар анализлар алалар, онкологиягә бәйле тү­гелме икән дип тикшерәләр. Кан анализлары начар булгач, сабыйның арка миенә пункция ясыйлар. Шуннан соң куркыныч диаг­ноз билгеле була – Таһирдә кан рагы икәне ачыклана.

- Диагнозны ишеткәч, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Улыма караган саен "ни өчен Ходаем шушы баланы шундый газапларга дучар итте икән" дип уйлыйм.  28 августтан бертуктаусыз 18 көн рәттән улым капельница астында ятты.  Физраствор һәм химик препаратлар белән дәваладылар. Балам еламады да, кычкырмады да. Бары тик минем күзләремә генә карап, алардан коткару һәм юаныч эзләде. Безнең һәр көнебез Таһирнең тормышын саклап калу өчен көрәшкә тиң. Баламның газаплануын күрү бик авыр. Күңел моңа әле дә ышанмый. Ләкин чынбарлык бик кырыс, - ди Айгөл.

“Мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз “

Бүген Таһир Израильдә “Шиба” клиникасында  дәвалану  уза. “Тәҗрибәле табиблар күзәтүе астында химия те­рапиясенең иң көчлесен алабыз. Безнең вакытыбыз бик тар. Шуңа күрә бар эшне тиз башкарырга кирәк. Табиблар Таһирның тереләсенә өметләндерә. Кечкенә балаларга арка миен күчереп утыртып, бу авырудан коткара алалар икән. Монда донор да таптык. Тик безгә чит ил клиникасында алга таба дәвалану һәм операция ясату өчен 22 миллионнан артык акча кирәк, тагын ярты миллион җыясы калды. Тиешле сумманы җыеп бетерү өчен мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз.  Изге күңелле кеше­ләр барлыгына ышанабыз. Барлык әти-әниләр дә безне аңласыннар иде. Улыбызны югалтасыбыз килми. Яңа елда бөтен кеше могҗизага ышана. Безнең  өчен улыбызның аякка басуы, тернәкләнүе иң зур бүләк булыр иде,– ди Таһирның әтисе Илгизәр.  

ВКонтакте челтәрендә Тахиргә ярдәм итүчеләр төркеме көн саен игелекле кешеләргә арта бара, аның адресы: https://vk.com/maksumzyanov_tagir. Гаилә тизрәк акча җыеп бетерергә һәм балаларын үлемнән саклап калырга тели. Яңа ел алдыннан аларның теләкләре чынга ашар, бергә җыелып сабыйга  ярдәм итеп булыр, дип ышанабыз. 3 яше дә тулмаган Тахирны коточкыч зур авыру белән көрәштә ялгызын гына калдырмыйк, көчебездән килгән кадәр ярдәм итик аларга. 



Сабыйга ярдәм итәргә телү­че­ләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Instragram : help_tagir
тел: 89871757150  Илгизәр
89871757184 Айгөл
Карта Сбербанка:  4276620032172920  (Айгөл Сәй­дәшевна М.)
Карта ВТБ24: 5278830051179806 (Илгизәр Илгизович М.)
Карта Ак Барс банка: 4244 3695 1073 9821 
(Илгизәр Илгизович М.)
PayPal:  helptagir@gmail.com
МТС  89870605210 
Билайн  89631583597

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев