Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы үтереп, башын үзе белән алып киткән вәхши хатын җинаятенең сәбәбе билгеле

29 февраль көнне иртән Мәскәүдә бала караучы булып ялланган Үзбәкстан кешесе 38 яшьлек Гөлчәһрә Бобокулова әти-әниләре эшкә киткәннән соң, йоклап яткан 4 яшьлек сабыйны үтерә, дип яза ru.tsn.ua. Әле аның белән генә кара "эшен" бетерми: фатирга ут төртеп, баланың башын үзе белән алып метрога юнәлә. «Октябрьское поле» метро станциясе янында...

29 февраль көнне иртән Мәскәүдә бала караучы булып ялланган Үзбәкстан кешесе 38 яшьлек Гөлчәһрә Бобокулова әти-әниләре эшкә киткәннән соң, йоклап яткан 4 яшьлек сабыйны үтерә, дип яза ru.tsn.ua. Әле аның белән генә кара "эшен" бетерми: фатирга ут төртеп, баланың башын үзе белән алып метрога юнәлә.
«Октябрьское поле» метро станциясе янында әлеге хатын-кызның үз-үзен тотышында сәерлек сизгән хокук саклау хезмәткәре туктатып документларын сорый. Берничә җинаять кылып, чын мәгънәсендә котырган хатын пакеттан бала башын алып, аны үтерүен һәм үзен-үзе шартлатачагын әйтеп кычкырырга тотына.

Метро станциясенә керү-чыгулар тукталып, камап алынганнан соң, тикшерү эшләре башлана. Ире хыянәте аркасында шундый җинаятькә барганлыгын сәбәп итүче вәхшине бер сәгатьтән соң кулга алалар.

Шәһри Казан
№ --- | 01.03.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X