Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баласын ташлап калдырган ана кулга алынган

Тикшерү үтенече буенча, суд карары нигезендә, Казанның Девятаев урамында торак йорт подездында баласын ялгызын калдырган 26 яшьлек Наталья Манжола кулга алынган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. "Кәккүк" ана ике ай вакытын тикшерү изоляторында үткәрәчәк. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Наталья...

Тикшерү үтенече буенча, суд карары нигезендә, Казанның Девятаев урамында торак йорт подездында баласын ялгызын калдырган 26 яшьлек Наталья Манжола кулга алынган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Кәккүк" ана ике ай вакытын тикшерү изоляторында үткәрәчәк.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Наталья Манжолага РФ ҖК 125 нче маддәсе (хәвефкә дучар итү), 156 нчы маддәсе (балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү) буенча җинаятьләр кылуда гаеп белдерелгән.

Тикшерү версиясе буенча, 3 нче гыйнвар көнне Манжола 2 яшьлек улын Казанда торак йорт подъездында ташлап калдыра. 14 нче гыйнвар көнне хатын-кыз тоткарлана. Манжола тикшерүчегә сөйләгәнчә, баласын ул тормышы катлаулы булганлыктан ташлаган. Тикшерү тарафыннан аны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе куелган.

Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев