Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районында 8 сыйныф укучысы бала тапкан: нарасые үлгән

Татарстанның Балтач районында 8 сыйныф укучысы бала тапкан, нарасые үлгән. Районның җаваплы оешма вәкилләре җәйге каникул чорында булган әлеге вакыйганың асылын читкә чыгарырга теләмәсәләр дә, фактны яшермиләр. - Каникул вакытында булган вакыйга турында бер ни әйтә алмыйм, - диде безгә кыз укыган мәктәп директоры. - Үзем ике ай хастаханәдә дәваланып...

Татарстанның Балтач районында 8 сыйныф укучысы бала тапкан, нарасые үлгән. Районның җаваплы оешма вәкилләре җәйге каникул чорында булган әлеге вакыйганың асылын читкә чыгарырга теләмәсәләр дә, фактны яшермиләр.

- Каникул вакытында булган вакыйга турында бер ни әйтә алмыйм, - диде безгә кыз укыган мәктәп директоры. - Үзем ике ай хастаханәдә дәваланып ятам. Бу хәл турында телефоннан гына шалтыратып хәбәр иттеләр. Күрше авылдан йөреп укучы, опекунлыкка алынган бала икәнен генә җиткерә алам.

- Бу хәл турында ишеттем, - ди урта мәктәп урнашкан авыл җирлеге башлыгы. - Ләкин ул гаилә бездә яшәми - бала күрше авылдан йөреп укый. башка бернинди мәгълүматым да юк. Булган - беткән инде. Кабат кузгатырга кирәкмидер. Тормыш бит бу, ни генә булмас.

Районнын мәгариф идарәсендә дә тикшерү эше баруын, барысы да ачыкланмый торып, хәбәрне таратмау яхшырак булыр, диген фикерне алга сөрделәр.

- Ачыклык кергәнне көтәбез, - диде идарә җитәкчесе Алия Зәкиева.

Кызның балага узуында шикле кешеләрнең булу-булмавы хакында әлегә мәгълүмат юк.

- Кеше һәм прокурор буларак та, бу хакта сөйләүне кирәк тапмыйм. Балага һәм әти-әнисенә начар тәэсир ясау куркыта, - ди район прокуроры Зөфәр Әбитов. - Балигъ булмаганнар эше комиссисендә бу хәлне карадык. Тикшерү дәвам итә. Барысы да ачыклангач, тулырак мәгълүмат җиткереп булыр, дип хәбәр итә "Ирек Мәйданы" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев