Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районында үзенә кул салган үсмернең гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр табылды

Алар өчәү иде... Гади, бик тә гади авыл өе һәм бер-берсенә өзелеп караучы өч җан: әти, ул, кыз. Балтач районының Нормабаш авылында Гыйматдиновлар гаиләсендә без китеклекне сизмәдек.

Бу өчәүнең үзара җылы мөгамәләсе, бер-берсенә яратып караулары өйнең һәр почмагын яктырта кебек тоелды. Ирексездән, Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәре күңелгә килде.
«Шәһри Казан» редакциясе хезмәткәрләре әлеге гаиләне гел үз итеп, хәлләрен сорашып торды. Фаҗига буласы көнне дә, узып барышлый, Нормабаш авылына керергә туры килгән иде. Өйләренә бик тә керәсем килсә дә, кулымда күчтәнәчем булмаудан уңайсызланып, икенче вакытка калдырдым. Аллаһ бер уйламаганнан шунда хәтле китергән ләбаса, нигә кереп чыкмадым икән дип, әле дә булса йөрәк бәргәләнә.
- Җомга көн бездә булды, бергә утырып ашадык, уен‑көлке сөйләшеп утырдык. Улым белән бик якын дуслар иде, бергә укыдылар, - дип искә ала күршеләре Әмир.
Ә якшәмбе көнне ундүрт яшьлек бала асылынып үлә. Нигә? Бу сорауга җавапны Раиф үзе дә бирә алмастыр кебек. Үлемнең нәрсә икәнлеген аңлап бетермичә ялгышкандыр бала.
Бу гаилә турында ишетеп кенә белгәннәр әниләренең аларның ташлап китеп азып йөрүен, матди хәлләренең бик үк яхшы булмавы турында әйтәләр. Юк, болар берсе дә сәбәп була алмый. Бер килгәч, Алинәне эзләп, балалар укый торган Норма мәктәбендә дә булырга туры килгән иде, бер гаилә кебек коллектив дип куанып чыктык. Мәктәптә дә, авылда да ярталар иде үзләрен, кимсенеп яшәмәделәр алар.
Әтиләре Вакыйф үзе дә ятимлектә үскән. Аны әтисе белән әнисе Нормабашка балалар йортыннан алып кайтканнар. Кайтканда бер сүз дә татарча белми иде, дип искә ала авылдашлары.
- Миңа ул вакытта алты яшьләр булгандыр. Кайсы шәһәрдән алганнардыр - белмим, шулай да, электричкага утырып, озак кайтмаганыбыз истә. Мин армиядә вакытта әни үлде, аннан соң өч‑дүрт ел торгач - әти, - дип искә ала ул.
Балалыктан ятимлек ачысын күргәнгәме, Вакыйф - йомшак күңелле ир-ат. Хатынның үзе белән ияртеп килгән улын, аннан соң туган ике баласын ташлап, ирен санламыйча начар юлдан китүенә бәлки шушы да сәбәп булгандыр. Ана кеше улын күмәргә килгән үзе... әмма... Алинә хакына, әлеге хатын турында язып, баланың күңелен яралыйсым килми. Әти белән кызга яшәп китәр өчен бүген ныклык кирәк.
- Алинә - чын хуҗабикә, акчаны тота белә. Кибетчеләр дә мактый үзен. Кирәкле әйберен санап кына ала, акчасын юкка‑барга сарыф итми, диләр. Ашарга да пешерергә өйрәнеп килә. Мине коймак, кыстыбыйлар белән сыйлый. Авылдашлар да ташламый. Хуҗалык, язгы чәчүләр беткәч, өйне ремонтлап, җылытуны газга көйләргә, җирле үзидарә мунча мичен ясатып бирергә вәгъдә итте, - ди Вакыйф.
Аның кешеләргә ышанучанлыгын исәпкә алып, сөйләнгәннәр сүздә генә калмасын, дип, Вакыйф эшли торган Тимирязев хуҗалыгы җитәкчесе Булат Исрафилов белән дә телефон аша элемтәгә чыктык.
- Вакыйф абый безнең хуҗалыкта эшли, без аларның яшәешен якыннан беләбез. Матди ярдәм булганда да Вакыйф абый үзе генә оештырып, ремонт эшләрен башкарып чыга алмаячак. Шуңа күрә Норма җирле үзидарә башлыгы белән килештек, эшчеләр һәм материалларны булдыру алардан, хуҗалык исә матди чыгымнарны күтәрәчәк, - диде хуҗалык рәисе.
Шикләнүләргә урын калмасын дип, Нормабаш авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин белән дә сөйләштек.
- Мунча мичен яңартуны авыл җирлеге үз өстенә алган иде. Оста белән сөйләштек, авыл халкы да акчалата ярдәм итте, озакламый урнаштырырбыз. Өйне ремонтлау буенча да оештыру эшләрен без башкарачакбыз. Алла боерса, вәгъдәбездә торырыбыз, - диде Тимур Гатауллин.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев